10 марта 2023 года Филиал ГКУ ЦЗН города Казани по Советскому району провел встречу с работодателями «Деловой разговор» с целью информирования о мерах поддержки при трудоустройстве отдельных категорий граждан.
Специалисты центра занятости ознакомили с проводимыми мероприятиями по снижению напряжённости на рынке труда, а именно возмещение затрат работодателей на частичную оплату труда при организации общественных работ для зарегистрированных в органах службы занятости в целях поиска подходящей работы, включая безработных граждан; частичная оплата труда при организации временного трудоустройства работников организаций и несовершеннолетних граждан в возрасте от 14 до 18 лет, порядок размещения информации о квотировании рабочих мест на портале «Работа России», создание рабочих мест для инвалидов.
Также проинформировали о возможностях портала «Работа России», который является федеральной государственной информационной системой Федеральной службы по труду и занятости. Портал создан для того, чтобы помочь работодателям в подборе кадров, а соискателям — найти работу и содержит базу вакансий, собранных со всех регионов страны.
С работодателями был обсужден вопрос нехватки персонала по рабочим профессиям и варианты решения данной проблемы. По окончании встречи с ООО «Казанский ипподром» был заключен договор на общественные работы.
2023 елның 10 мартында Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы филиалы гражданнарның аерым категорияләрен эшкә урнаштырганда ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатыннан эш бирүчеләр белән очрашу үткәрде.
Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча үткәрелә торган чаралар белән таныштырдылар, ягъни эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында теркәлгән эшчеләргә, шул исәптән эшсез гражданнарга, җәмәгать эшләрен оештыруда эш бирүчеләрнең хезмәт хакын өлешчә каплау; оешма хезмәткәрләрен һәм 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруда өлешчә хезмәт хакы, «Работа России» – «Россия эше» порталында эш урыннарын квоталау турында мәгълүмат урнаштыру тәртибе, инвалидлар өчен эш урыннары булдыру.
Шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булган «Работа России» – «Россия эше» порталы мөмкинлекләре турында да хәбәр иттеләр. Портал эш бирүчеләргә кадрлар сайлауда, ә эш эзләүчеләргә эш табуда ярдәм итү өчен булдырылган һәм илнең барлык төбәкләреннән җыелган вакансияләр базасын үз эченә ала.
Эш бирүчеләр белән эшче һөнәрләр буенча персонал җитмәү мәсьәләсе һәм әлеге проблеманы хәл итү вариантлары турында фикер алыштылар. «Казан ипподромы» ҖЧҖ белән җәмәгать эшләренә килешү төзелде.