В рамках проекта «Моя карьера с «Единой Россией» 21 сентября в Управлении ГКУ «Центр занятости населения г. Казани» по Советскому району состоялась встреча с несовершеннолетними детьми 15-18 лет.
В ходе мероприятия специалисты ознакомили учащихся с ситуацией на рынке труда Республики Татарстан, рассказали о востребованных профессиях, о стратегии выбора профессии, об ошибках, которые допускают выпускники при выборе будущего профессионального пути, также они были ознакомлены с порталом «Работа в России». В завершение встречи, учащиеся прошли профориентационное тестирование на определение своих профессиональных склонностей, по итогам которого им были даны индивидуальные рекомендации. Также учащиеся встретились с работодателем из организации «Вкусно и точка» для трудоустройства в свободное от учебы время.
«Минем карьерам «Бердәм Россия» белән» проекты кысаларында 21 сентябрьдә Совет районы буенча «Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ идарәсендә 15-18 яшьлек балигъ булмаган балалар белән очрашу узды.
Чара барышында белгечләр укучыларны Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар, кирәкле һөнәрләр, һөнәр сайлау стратегиясе, чыгарылыш сыйныф укучыларының киләчәк һөнәри юлын сайлаганда ясаган хаталары турында сөйләделәр, шулай ук алар «Россиядә эш» порталы белән таныштылар. Очрашу ахырында укучылар үзләренең һөнәри омтылышларын билгеләү өчен һөнәри юнәлеш бирүче тест уздылар, аның нәтиҗәләре буенча аларга индивидуаль киңәшләр бирелде. Шулай ук укучылар укудан буш вакытта эшкә урнашу максаты белән «Вкусно и точка» оешмасыннан эш бирүче белән очраштылар.