Центр занятости населения г. Казани информирует!
Статьей 25 Закона РФ от 19 апреля 1991 г. № 1032-1 «О занятости населения в Российской Федерации» на работодателей возложена обязанность ежемесячно представлять органам службы занятости информацию о наличии свободных рабочих мест и вакантных должностей, о созданных или выделенных рабочих местах для трудоустройства инвалидов в соответствии с установленной квотой для приема на работу инвалидов, включая информацию о локальных нормативных актах, содержащих сведения о данных рабочих местах, выполнении квоты для приема на работу инвалидов.
Работодатели обеспечивают полноту, достоверность и актуальность информации о потребности в работниках и об условиях их привлечения, о наличии свободных рабочих мест и вакантных должностей, размещаемой в информационно-аналитической системе Общероссийская база вакансий «Работа в России» в порядке, установленном Правительством Российской Федерации.
Непредставление вышеуказанных сведений является основанием для привлечения работодателей к административной ответственности, предусмотренной ст. 19.7 кодекса Российской Федерации об административных правонарушениях.
Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә!
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 1991 елның 19 апрелендәге 1032-1 номерлы РФ Законының 25 статьясы нигезендә эш бирүчеләргә ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен булдырылган яисә бүлеп бирелгән эш урыннары турында мәгълүмат, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүматлар булган локаль норматив актлар, инвалидларны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирү бурычы йөкләнде.
Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ һәм аларны җәлеп итү шартлары турында, буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмат-аналитика системасында урнаштырыла торган мәгълүматның тулылыгын, дөреслеген һәм актуальлеген тәэмин итәләр.
Югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны тапшырмау эш бирүчеләрне административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.7 статьясында каралган административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора.