В январе 2022 года в рамках Гайдаровского форума состоится финал премии IT - проектов «Цифровые вершины 2021» (далее – премия).
Телефон: +7(916) 926-19-30
2022 елның гыйнварында Гайдар форумы кысаларында «Цифрлы үрләр 2021» (алга таба - премия) IT – проектлар премиясе финалы узачак.
Премия бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүне, дәүләт структуралары эшчәнлеген камилләштерүне, шулай ук кеше тормышының социаль аспектларын үстерүне тәэмин итә торган IT-инструментларны эшләүчеләр арасында конкурс рәвешендә гамәлгә куелган. Премияне оештыручылары - «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы.
Конкурста Россия Федерациясендә теркәлгән физик һәм юридик затлар катнаша ала. Чарада катнашу бушлай.
Премия турында нигезләмә белән танышырга, шулай ук катнашу өчен гаризаны рәсми сайтта тапшырырга мөмкин: https://digital-summit.ru/. Гаризалар 2021 елның 23 декабренә кадәр кабул ителә.
Премиянең җиңүчеләре һәм лауреатлары үзләренең реклама материалларында һәм маркетинг активлыкларында «цифрлы үрләр» премиясе логотибын куллану хокукы, шулай ук премиянең партнер - эшлекле басмаларыннан мәгълүмати ярдәм алачак.
Элемтә өчен җаваплы зат – Софья Еркушова
Телефон: +7(916) 926-19-30