Специалисты центра занятости населения г.Казани приняли участие в мероприятии "Время карьеры" на базе Казанского Федерального университета.
Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан федераль университеты базасында узган "Карьера вакыты" дигән чарада катнаштылар.
Килүчеләр һөнәр сайлау буенча тест уздылар, «Россиядә эш» порталы программалары белән таныштылар, югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен уңайлы укулар һәм мөмкинлекләр турында белделәр.
Күргәзмә барышында төрле юнәлеш һәм курсларда белем алучы студентлар тест уздылар һәм үзләренең сәләтләре турында бераз күбрәк белделәр.
Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән тыш, күргәзмәдә Казанның предприятиеләре һәм компанияләре тәкъдим ителгән иде. Алар арасында: «Сбербанк» ААҖ, «Ак Барс Банк» ААҖ, «Kazan Express», «Декатлон», «ICL» һәм башкалар.
Студентлар эш бирүчеләрдән бик күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм вузны тәмамлаганнан соң үз юнәлешләре буенча стажировка һәм эш шартлары белән кызыксындылар.