Служба занятости населения г.Казани предлагает работодателям получить субсидию за трудоустройство отдельных категорий граждан. Получить помощь могут юридические лица, индивидуальные предприниматели и некоммерческие организации.
Для получения субсидии необходимо трудоустроить по направлению службы занятости граждан из числа:
1. Молодых людей до 30 лет из числа:
- лиц с инвалидностью и ограниченными возможностями здоровья;
- лиц, которые с даты окончания военной службы по призыву в течение 4 месяцев и более не трудоустроились;
- лиц, не имеющих среднего профессионального или высшего образования и не обучающихся по образовательным программам среднего профессионального или высшего образования;
- лиц, которые с даты выдачи им документа об образовании (квалификации) не трудоустроились в течение 4 месяцев и более;
- лиц, освобожденных из учреждений, исполняющих наказание в виде лишения свободы;
- лиц из числа детей сирот и детей, оставшихся без попечения родителей;
- лиц, состоящих на учете в комиссии по делам несовершеннолетних;
- лиц, имеющих несовершеннолетних детей.
2. Потерявших работу в результате закрытия компании или сокращении штата;
3. Сотрудников, которые в 2022 году были переведены на постоянную работу к другому работодателю, но теперь находятся под риском увольнения, в том числе отправлены в неоплачиваемый отпуск, переведены на неполный рабочий день;
4. Граждан, прибывшие из Украины, Донецкой И Луганской народных республик на территорию России в экстренном массовом порядке.
За каждого трудоустроенного работника работодатель получит МРОТ, увеличенный на сумму страховых взносов. Соответствующую сумму субсидии начислят три раза. Первую выплату рассчитают через один месяц после трудоустройства работника, вторую — через три месяца, а третью — через шесть месяцев.
Работодателю для получения субсидии необходимо:
1.Обратиться в центр занятости населения для подбора персонала лично или с помощью ЕЦП «Работа в России»;
2.Направить заявление в ФСС. Сделать это можно дистанционно с помощью системы «Соцстрах».
Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләргә аерым категория гражданнарны эшкә урнаштыру өчен субсидия алырга тәкъдим итә. Ярдәмне юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар алырга мөмкин.
Субсидия алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшкә урнаштырырга кирәк:
1. 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр арасыннан:
- физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай эчендә эшкә урнашмаган затлар;
- урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмый торган затлар;
- белем (квалификация) турында документ бирү датасыннан соң 4 ай һәм аннан да күбрәк эшкә урнашмаган затлар;
- иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затлар;
- ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар;
- балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы затлар;
- балигъ булмаган балалары булган затлар.
2. Компаниянең ябылу яки штат кыскару нәтиҗәсендә эш югалткан гражданнарны;
3. 2022 елда башка эш бирүчегә даими эшкә күчерелгән, әмма хәзер эштән куылу куркынычы астында булган, шул исәптән түләнми торган ялга җибәрелгән, тулы булмаган эш көненә күчерелгән хезмәткәрләрне;
4. Россия территориясенә Украина, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан ашыгыч рәвештә килгән гражданнар.
Эшкә урнашкан һәр хезмәткәр өчен эш бирүче иминият взнослары суммасына арттырылган МРОТ алачак. Тиешле субсидия суммасын өч тапкыр исәпләп чыгарачаклар. Беренче түләүне хезмәткәр эшкә урнашканнан соң бер айдан соң исәплиләр, икенчесен — өч айдан соң, ә өченчесен — алты айдан соң.
Субсидия алу өчен эш бирүчегә:
1.Персоналны шәхсән яки «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформа ярдәмендә сайлап алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк;
2.Социаль иминият фондына гариза җибәрергә. Моны «Соцстрах» системасы ярдәмендә дистанцион рәвештә эшләргә була.